Көнүзәк
5 июнь 2022, 09:06

"Яңгыр - яхшы уңышка"

Бу көннәрдә республикада Сабантуйлар уза. 

“Безнең авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрен тәмамлады. Сабан культуралары  2,066 млн га (2,168 млн га плнлаштырылган булган) мәйдандагы  җирләрдә чәчелде. Әле ерак урнашкан һәм сазлы җирләрдә соң чәчелә торган культуралар (карабодай) белән бәйле эшләр калды. Шикәр чөгендерен чәчү дә тәмамланды. Татлы тамырны  43,4 мең гектарда чәчтек. Әйткәндәй,  ул быел  7 мең гектар җирдә күбрәк урын алган. Ипи дә булачак, шикәр дә. Авыл халкына җиңел булмаган хезмәте өчен рәхмәт.

Әйткәндәй,  менә ничәнче ел инде Башкортстандагы Сабантуйлар – аек. Сабантуйлар үтәсе көнне районнарда алкоголь сатылмый. Тәүдә мине бу карар өчен тиргәделәр-тиргәвен, әмма вакыт аның дөрес һәм урынлы икәнен күрсәтте. Закон бозу очраклары да хәзер юк.

P.S. Яңгырлар бәйрәм атмосферасын бераз бозса да, авыл халкы кәефе һич кырылмады. Алар белә: яңгыр ул  – яхшы уңышка”, – дип язган Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас