

1 июньдә җәйге сәламәтләндерү кампаниясе старт ала. Былтыр төрле формадагы ялларга балаларның 80 проценты җәлеп ителгән булган. 1,4 меңләп лагерь эшләгән, муниципалитетлар 20 мең бала өчен 953 онлайн-смена оештырган. Анда үзебезнең республика балалары гына түгел, чит төбәкләрдән дә катнашканнар.
Быелгы җәйге ялга бюджеттан 2 миллиард сум акча бүлү каралган. “Ата-аналарга юлламалары компенсацияләү формасы да каралган”, - диде Премьер-министр.
2022 елда балаларның ялын оештыру реестрында Башкортстан территориясендә 1570 сәламәтләндерү оешмасы теркәлгән. 2021 елда Башкортстан бу уңайдан Идел буе федераль округында икенче урынны алган булган.
Быел җәй 400 мең бала бу лагерьларда ял итәргә тиеш. Башкортстаннан читкә 3 мең баланың чыгуы көтелә, Кара һәм Азов диңгезгә ялга барачаклар. Кырым Республикасына, “Смена”, “Орленок” бөтенрусия балалар үзәкләрендә ял итәчәкләр.
Башкортстанда җәйге лагерьларда 25 мең кеше эшләячәк.
Муниципалитетлар тарафыннан «Башкортстан каникуллары» проекты кысаларында техник, табигый-фәнни, физкультура-спорт, художество, туристик-туган якны өйрәнү, социаль-гуманитар юнәлешләр буенча профиль һәм тематик сменалар үткәрү каралган.
Шулай ук республикада җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында «#TERRAДЕТСТВО» проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк (ял итүнең аз чыгымлы формасы булган ишегалды мәйданчыкларын оештыруны камилләштерү). Шул ук вакытта тәрбия эшенең һәм каникул чорында балаларның ялын оештыруның бер формасы буларак онлайн-сменалар оештырылачак.
Быел беренче тапкыр РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, пляжлар һәм бассейннар җиһазландырылган 22 шәһәр яны стационар лагерьларында «йөзәргә өйрәтү» программасы тормышка ашырылачак.
Чыганак: pravitelstvorb.ru