

Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелек иткән Хөкүмәт киңәшмәсендә Янгантау, Кабак, Иске Сибай һәм Булгак авылларында төзелеп яткан балалар бакчалары турында сөйләшү булды. Төзелеш турында БР төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Егор Родин һәм Капиталь төзелеш идарәсе башлыгы Инна Иксанова чыгыш ясадылар.
Графикка ярашлы, Кырмыскалы районының Кабак авылында – 50, Салават районындагы Янгантау авылында 190 урынга урынга исәпләнгән балалар бакчаларын якын киләчәктә ачу планлаштырыла. Андрей Назаров белән киңәшмәдә катнашучылар туры эфирда бакчаларның төзелешен карады, төзелеш оешмаларына берничә сорау бирделәр.
Белешмә: Объект – « "Салават районы Янгантау авылында 190 урынлык балалар бакчасы төзелеше". Объект төзелешенә 164,426 млн. сум (шул исәптән РФ бюджетыннан – 61,073 млн. сум) акча салынган.
Объект – "Кырмыскалы районы Кабак авылында 50 урынлык балалар бакчасы төзелеше". Объект төзелешенә 69,871 млн. сум (шуның 61,973 млн. сумы РФ бюджетыннан) акча бүленгән.
Объект – "Баймак районының Иске Сибай авылында 375 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше". Объект төзелешенә бүленгән акча 362,014 млн. сум тәшкил итә.
Объект – "Уфа районының Булгак авыл советы авыл җирлегендә 825 урынга исәпләнгән мәктәп». Объект төзелешенә 630,755 млн. сум (шулардан РФ бюджетыннан-252,199 млн. сум) акча бүленгән.
Чыганак: pravitelstvorb.ru