Көнүзәк
30 Май 2022, 07:03

Үсеш Корпорациясе эшкуарларга ярдәм итә

Аскын районы эшкуарлары төбәк үсеш корпорациясе эшчәнлеге белән таныштылар.

pravitelstvorb.ru Үсеш Корпорациясе эшкуарларга ярдәм итәpravitelstvorb.ru Үсеш Корпорациясе эшкуарларга ярдәм итә
Үсеш Корпорациясе эшкуарларга ярдәм итәФото:pravitelstvorb.ru

 

Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясенең инвестицион блогы директоры Адель Макарова, муниципалитет башлыгы Динис Йосыпов һәм бизнес-шериф Олеся Смирнова белән бергә, Аскын районы эшкуарлары белән стратегик сессиядә катнашты. Әңгәмә барышында районның бизнес-ширкәтләренә Үсеш Корпорациясе эшчәнлеге, «бер тәрәзә» принцибы буенча инвестицион проектларны һәм Башкортстанда гамәлдә булган преференциаль зоналарны озату турында сөйләделәр.

 

Мондый форматтагы очрашуларның мөһимлеген Башкортстан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры Наил Габбасов та билгеләп үтте.

- Хәзер эшкуарлар белән системалы эш алып барырга һәм аларга бизнесны үстерү өчен актуаль юнәлешләр табарга ярдәм итәргә кирәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Үсеш Корпорациясе инвестицион проектларны алып бару белән генә шөгыльләнми, потенциаль инвесторларга төбәк үсеше нокталарын тирәнтен анализлауга нигезләнгән әзер бизнес-тәкъдимнәр дә тәкъдим итә. Шулай итеп, туры килә торган урын эзләүдә булган эшкуарларның кейсны гамәлгә ашыру мөмкинлеге бар, ул инде проектның концепциясен һәм кирәкле финанс-икътисадый күрсәткечләрне үз эченә алган, - диде Наил Габбасов.

Шулай ук очрашуда катнашучылар 360 форматындагы инвестицион мәйданчыкларны төшерү, республиканың ирекле инвестицион мәйданчыклары буенча виртуаль турлар кебек инвесторлар белән хезмәттәшлек инструментлары турында белделәр.

Белешмә:

«Башкортстан Республикасының үсеш корпорациясе» 2022 елда БРда яңа инвестиция проектларын эшкәртү һәм алып бару системасы буенча чаралар планы нигезендә эшләнгән төбәк инвестицион стандартны кертү кысаларында үсеш агентлыгы функциясен башкара. Корпорация "бер тәрәзә" форматында инвестпроектларны алып бару буенча вәкаләтле оешма булып тора.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас