

Финалда Русиянең 56 төбәгеннән 300 кеше катнашты. Шулай ук 6 чит илдән – Белоруссия, Казахстан, Польша, Эстония, Франция һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән дә килгәннәр иде.
“Сез барыгыз да монда катнашырга карар кылуыгыз белән эчке бер җиңүгә ирештегез. Бу – ачык конкурс, сез җиңелүдән курыкмадыгыз. Бу проектта үзеңнең уңышлы булуыңны үзаллы гына исбат итеп була. Русия Президенты 2017 елда шундый карар кабул итте. Бу система “Сириус” талантлы балалар үзәгеннән башлана һәм студентлар өчен “Мин – профессионал”, “Идарә ит!”, “Синең йөреш” һәм “Русия – мөмкинлекләр иле” президент платформасы нигезендә “Русия лидерлары” супер финалы белән тәмамлана.
Бу конкурста җиңүчеләр тәҗрибәле остазлар белән таныша һәм кем киләчәктә үзенең язмышын дәүләт хезмәте белән бәйләргә тели, алар өчен Дәүләт хезмәте юагыр мәктәбенә эләгү мөмкинлеге ачыла, дип хәбәр итте РФ Президенты хакимияте башлыгының беренче урынбасары, “Русия лидерлары” конкурсының күзәтү советы рәисе Сергей Кириенко.
Күзәтү советы тарафыннан Русиянең 32 төбәгеннән 106 һәм өч илдән – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Эстониядән килүчеләрне җиңүчеләр итеп таныды. Иң күп җиңүчеләр – Мәскәүдән – 46 кеше. Икенче урында Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербург – 6ар кеше җиңүче. Өченче урында – Төмән өлкәсе – 4 җиңүче.
Җиңүчеләрнең 22се – хатын-кыз, 84е – ир-ат. 40 җиңүче 31-35 яшьтә, 27 җиңүче – 36-40 яшьтә. 20 җиңүчегә – 18-30 яшь. Алты җиңүче федераль власть органнарында эшли, 6сы – төбәк власть органнарында, 5се – урындагы власть органнарында.
Башкортостан Республикасыннан җиңүчеләр исемлегенә кергән Петин Евгений Владимировичны котлыйбыз!