Көнүзәк
30 Май 2022, 07:50

Балаларны яклау көнендә зур чара үтәчәк

Балаларны яклау көненә Уфада " АРТ-Корылтай. Балалар» форумы оештырыла.

kulturarb.ru Балаларны яклау көнендә зур чара үтәчәкkulturarb.ru Балаларны яклау көнендә зур чара үтәчәк
Балаларны яклау көнендә зур чара үтәчәкФото:  kulturarb.ru

 

1 июньдә балаларны яклау көнендә «Торатау» Конгресс-холлында «АРТ-Корылтай. Балалар» форумы үтәчәк. Проект Башкортостан Республикасында «АРТ-Корылтай» форум хәрәкәтенең состав өлеше булып тора һәм сәләтле балаларга ярдәм итүгә һәм аларны үстерүгә, киләчәктә һөнәр сайларга мөмкин булган мөмкинлекләрне киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Беренче "АРТ-Корылтай" Уфада 2021 елда үткәрелде. Ул шул ук исемдәге өлкәннәр форумы артыннан узды. Аның девизы «Традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз» дигән гыйбарә булды. Алар мәдәният, архитектура, фән, массакүләм мәгълүмат өлкәсендә үз проектларын тәкъдим иттеләр, ирешкән уңышлары турында сөйләделәр.

Быелгы форумда “Башкортстан – Евразия йөрәге. Киләчәккә караш” дип исемләнгән иҗади проектлар конкурсы, мастер-класслар, тренинглар, кинопробалар үткәрү, интерактив тематик мәйданчыклар, иҗади лабораторияләр эше, иҗади конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү, шулай ук зур бәйрәм концерты каралган.

Чыганак:pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас