Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 Май 2022, 16:40

Сезнең өчен, айтишниклар!

Башкортстанда IT-компаниясендә эшләүче беренче белгеч иң беренче булып дәүләт ярдәмен файдаланды.

Сезнең өчен, айтишниклар!
Сезнең өчен, айтишниклар!

Ул 5,4 млн. сумга 5 процент астында 29 елга ипотека кредиты алды. Киметелгән ставкалы ипотека кредитын IT-тармагына булышлык күрсәтү кысаларында "Открытие" банкы биргән. Мәгълүм булуынча, IT-компанияләре хезмәткәрләре өчен ташламалы махсус ипотека программасын Русия хөкүмәте быел мартта игълан иткән иде.
БР дәүләт идарәсе санлы үсеш министры Геннадий Разумикин белдерүенчә, "Санлы икътисад" милли проекты 2019 елдан алып IT-тармагына булышлык күрсәтү һәм аның тизләтелгән үсешенә юнәлтелде. Быел IT-компанияләре белгечләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән персональ ярдәм чаралары эшли башлады. Ул армиядән кичектерү бирү дә, ташламалы ипотека да, грантлар да.
Башкортстанның яшь белгечләре ярдәм чаралары белән файдалана башлаган да инде: 233 IT-белгеч армиядән кичектерү гаризасы биргән, грантларны актив үзләштерәләр. Ташламалы кредитларның да сорау белән файдаланылачагына шик юк.
Билгеләнгән ипотека лимитларын яшәгән урынга карап 9 миллионнан алып 18 миллионга сумга кадәр бирү каралган.
IT-ипотекасын акредитация үткән IT- компанияләрендә эшләүче 22дән алып 44 яшькә кадәрле РФ гражданнары алу мөмкинлегенә ия. Программа буенча, төзелүче яисә яңа төзелгән йортлардан әзер фатир сатып алырга мөмкин. Кредит килешүен 2025 елның 1 гыйнварына кадәр төзергә мөмкин. Беренче взнос - 15 процент. «ДОМ.РФ», Сбербанк, «Альфа-банк», «Абсолют банк», МКБ, «Росбанк Дом», «Газпромбанк» һәм башка кредит оешмаларына кредит үтенече гаризасын бирергә мөмкин.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: