Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 Май 2022, 17:22

Мал азыгын хәстәрләп

Бүген Кырмыскалы районында "Сенаж көне" республика семинары үтте.

Мал азыгын хәстәрләп
Мал азыгын хәстәрләп

"Башкортстанда терлекчелек тармагы яхшы үсештә, заманча саву заллары, роботлары булган фермаларыбыз бар. Аларның барысы да мал азыгы әзерләүгә бөтенләй яңа алым белән килүне таләп итә, - дип билгеләде БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Чөнки сенаж һәм мал азыгы әзерләү технологияләре ел саен үзгәреп тора. Без бүген булган "Артемида" хуҗалыгындагы сыман, Ярмәкәй районының "Башкорстанның төньяк басу-кырлары" хуҗалыгында бер сыердан көненә 38 литр сөт савучы хуҗалыкларда да, моны яхшы аңлыйлар",- дип билгеләде министр.
"Сенаж көне" республиканың төрле почмакларыннан, шулай ук күрше төбәкләрдән килгән тармак белгечләре арасында тере кызыксыну тудырды. Алар биредә күңелләрендә туган сорауларга җавап таптылар, тәҗрибәгә баедылар.
Билгеле булуынча, республикада мал азыгы җире 650 мең гектар мәйдан били, шуның 436 мең гектары - күпъеллык үләннәр. Яхшы һава шартлары урнашу белән республика хуҗалыклары үлән чабуга төшәргә әзер тора.

Чыганак: БР хөкүмәте сайты.

Мал азыгын хәстәрләп
Мал азыгын хәстәрләп
Мал азыгын хәстәрләп
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: