

Башкортстан аграрийлары авыл хуҗалыгы культураларының иң соң чәчелә торганнарына төште. Ул – карабодай.
Әлеге культура өчен республикада барлыгы 60,5 мең гектар җир әзерләнгән, дип хәбәр итәләр Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан.
Карабодайны 48 районда чәчәләр. Әле 10 районда эшләр башланган. 26нчы майга 3,5 мең гектар җиргә орлык яткан иде инде.
Карабодайны иң актив чәчүчеләр исемлегендә Дүртөйле, Белокатай һәм Борай районнары тора.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Башкортстан илдә карабодай җитештерүче иң эре өч төбәк исемлегенә керә. 2020-2021 елларда беренче урында – Алтай крае (алар өлешенә 50 процент туры килә), икенчедә Орлов өлкәсе (10 процент) торса, өченче баскычта Башкортстан (7-8 процент) килде.