

Бүген, 26 майда, “Башкортстанның иң яхшы товарлары – 2022” республика бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде. Ул “Русиянең иң яхшы 100 товары” бөтенрусия бәйгесенең төбәк этабы булып тора.
Конкурска тәкъдим ителгән материаллар арасыннан 118 продукция һәм 67 хезмәт күрсәтүче 67 предприятие җиңүче дип танылды. Шулай итеп, алар үзләренең продукцияләренә “Башкортстанның иң яхшы товарлары” логотибын кую хокукы алды.
Төбәк этабын уңышлы үтүчеләр үз көчләрен федераль дәрәҗәдә дә сынап карый ала.
Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров әйтүенчә, “Русиянең иң яхшы 100 товары” программасында Башкортстан һәрвакыт алдынгы урыннарны алып килә.