Көнүзәк
26 Май 2022, 13:32

Башкортстанда сәламәтлек саклау министры алышынды

Яңа җитәкчегә 35 яшь.

Башкортстанда сәламәтлек саклау министры алышындыБашкортстанда сәламәтлек саклау министры алышынды
Башкортстанда сәламәтлек саклау министры алышынды

Башкортстанда яңа сәламәтлек саклау министры билгеләнде. Хәзер бу вазифаны 18нче санлы шәһәр клиник дәваханәсенең баш табибы Айрат Рәхмәтуллин башкарачак.

Ә Башкортстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәзер Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе.

Айрат Рәхмәтуллин - табиб-невролог, медицина фәннәре кандидаты. Аңа 35 яшь. Уфа хастаханәсенә эшкә килгәнче Дүртөйле районы дәваханәсен җитәкләгән.

Башкортстанда сәламәтлек саклау министры алышынды
Башкортстанда сәламәтлек саклау министры алышынды
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас