Көнүзәк
23 Май 2022, 10:10

Сабанда сайрашмасаң...

Республикабыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләре барышында 1,57 млн. гектар җир чәчкән. Бу — планның 72 проценты.

Сабанда сайрашмасаң...Сабанда сайрашмасаң...
Сабанда сайрашмасаң...

БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерүенчә, эшләр план режимына ярашлы бара. Үткән атна яңгырлы булды, бу исә чәчәүлекләр өчен бик яхшы. Чәчү эшләре белән бергә химик утау, үсемлекләрне авырулардан һәм корткычлардан эшкәртү эшләре башланган.

         Моннан тыш, республика хуҗалыкларында мал азыгы әзерләү кампаниясенә әзерлек эшләре ахырына якынлашып килә. Быел басуларда 745 комбайн мал азыгы әзерләячәк. Бу — 2021 елга караганда 40 берәмлеккә күбрәк. Эшләрне алдагы атнада башларга исәп тоталар.

         Мал азыгы әзерләү сезонын ачар алдыннан 27 майда Кырмыскалы районында Сенаж көне үтәчәк. Әлеге тармак форумында мал азыгы җитештерү технологияләре мәсьәләләре каралачак. Катнашучылар мал азыгы әзерләү буенча яңа техника һәм корылмалар белән танышу мөмкинлекләренә ия булачак.

БР җитәкчесе Радий Хәбиров якын көннәрдә үтәчәк “Авыл сәгате”ндә республика районнары буенча техника паркы яңартылу мәсьәләсенең көнүзәк тема булачагын белдерде. Ул Сабантуй бәйрәме үткәрү өчен яңа мәйдан сайлау бурычын да куйды. Моңа кадәр ул Ишембай районының Торатау итәгендә үтә иде.

—Мин Торатау ягына баргач, җирле халык һәм галимнәр белән фикер алыштым,—диде Радий Хәбиров.— Киңәш корганнан соң, без Торатау итәгендә башкача сабантуйлар үткәрмәскә дигән карарга килдек. Табигать моңардан зур стресс кичерә. Торатау —безнең энҗебез, аны безгә сакларга кирәк. Киңкүләмле республика бәйрәмнәре өчен башка мәйдан сайларга кирәк.

Фото: oir.mobi

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас