

Башкортстанда урам сәүдәсе һәм тиеш булмаган урыннарда көнкүреш хезмәтләре күрсәткән өчен штраф салуны вакытлыча тыючы закон үз көченә керде. Шулай итеп, аерым гражданнарга, коммерция булмаган оешмаларга, эшкуарларга, юридик шәхесләргә һәм аларның хезмәткәрләренә штрафлар салынмаячак.
“Гадәттә, пенсионерлар үз бакчаларында үстергән яшелчә-җимеш һәм өйдә әзерләгән кайнатмаларны сатарга махсус булмаган урыннарга чыга. Зур булмаган акчалар да – алар өчен яхшы ярдәм", – ди Корылтай рәисе Константин Толкачев.
Моңа кадәр ярамаган урында сәүдә иткән өчен гражданнарга – 500 сумнан 3 меңгә кадәр, вазифа биләүчеләргә – 20дән 40 мең сумга тиклем, юридик шәхесләргә 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф карала иде.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәр һәм район хакимиятләре җитәкчеләренә бакчачылар үзләренең участокларында үстергән продукцияне сата алсын өчен вакытлыча сату урыннары булдырырга кушкан иде.
“Үз куллары белән үстергәнне сатучы әбиләрне куарга түгел, киресенчә, аларга шартлар тудырырга, сәүдә урыннары булдырырга кирәк. Кешеләр дә алар үстергән яшел тәмләткечләрне, кыярларны, шул ук бер стакан крыжовникны сатып алсыннар иде. Бүгенге катлаулы заманда өлкәннәргә ярдәм итәргә кирәк. Алар өчен һәр сум зур әһәмияткә ия”, – диде Радий Фәрит улы.
Ниһаять, үз кулларың белән үстергән, әзерләгән продукцияне урамда куркмый сатарга була. Ни дисәң дә, бүген гади кешеләрнең күбесе өчен һәр тиен кадерле.