

Уфа-Донбасс.
Бүген Уфадан Донбасска сигезенче гуманитар ярдәм колоннасы юл алды. Бу юлы Луганскийга асфальт-бетон заводы һәм белгечләр биргадасы китте.
“Әлеге вакытта безнең 40 табиб һәм шәфкать туташы анда медицина ярдәме күрсәтә. Шунда ук, 3 дистәгә якын юл төзүче һәм ТКХ системасындагы белгечләр эшли. Төзелеш өлкәсендәге аерым белгечләр төзекләндерергә кирәк булган объектларны бәяли.
Асфальт-бетон заводы юл төзелешен җайга салырга ярдәм итәчәк. Донбасс республикаларына арытаба ярдәм итү буенча планнарыбыз зурдан.
Мәктәп автобуслары, медицина техникасы бирү, медицина ярдәме күрсәтү, төзелеш һәм ТКХ системасында ярдәм итү күзаллана. Донецкийга һәм Луганскийга кирәк булган ярдәм күрсәтеләчәк.
Республика халкына ярдәмчеллеге өчен рәхмәт. Барыбыз да: “Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” дигән чакыру астында эшлибез.
Русия Президенты һәм республикабыз Башлыгының барлык күрсәтмәләре үтәләчәк.
Башкортстаннан Донбасска 800 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылды”, – диде Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин.
«Башкиравтодор» акционерлар оешмасының генеральный директоры Илдар Юланов «Башинформ» агентлыгына сөйләвенчә, заводны өлешләп сүткәннәр, комплектлаштырганнар һәм күчерү өчен әзерләгәннәр.
Колонна составында - 11 авыр йөк машинасы, аларның 5се - ярымприцеплы, 6 авыр йөк ташучы тягачлар. Техника корылмалар, монтажлау өчен кран, битум өчен савыт, завода һәм электр корылмалары өчен запас частьләр белән контейнерлар алып бара.
Юл төзүчеләр Луганский халык республикасына автобусларда китте.
«Анда безнең осталар чокырларны ямау белән шөгыльләнә. Безнең завод сәгатенә 60 тонна чимал эшләп чыгара. Ай дәвамында завод корып куелачак һәм эшли башлаячак. Бу ДХРда юл төзелешен башларга ярдәм итәчәк. Безнең
Республика Русия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып Донбасска асфальт-бетон заводын озатты. Бу безнең Республика Башлыгының булдыклылыгы. Без анда тынычлык урнашыр дип ышанабыз, ә юлларны анда яхшысын төзербез», – диде Илдар Юланов.
Сигезенче гуманитар ярдәм белән Smart Office компаниясе биргән офис өстәлләре дә озатылды.