Көнүзәк
19 Мая 2022, 07:46

Үзбәкстан белән дуслык ныгая

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Ташкент шәһәрендә эш сәфәре вакытында Үзбәкстанда яшәүче башкортстанлылар белән очрашты.

Үзбәкстан белән дуслык ныгаяҮзбәкстан белән дуслык ныгая
Үзбәкстан белән дуслык ныгая

- Сезнең белән бүген очрашуыма бик шатмын. Без үзара файдалы булган мөнәсәбәтләр урнаштырырга килдек, - диде ул. - Җитди зур эшләр башкарыр өчен икьтисади күпер кирәк. Монда безнең республика өчен кирәк булган күп әйбер бар. Шул ук вакытта безнең дә Үзбәкстан өчен тәкьдим итәрлек әйберләребез бар. Без монда озакка килдек. Башкортстанда Үзбәкстан вәкиллеге ачылу - моңа дәлил. Радий Хәбиров хезмәттәшлек өчен Үзбәкстан белән Башкортстан арасында туры транспорт оештыру кирәклеген билгеләде. Әлеге вакытта Уфадан Ташкент белән Наманганга атнасына бер самолетлар оча. Бу бик уңайсыз, ди башлык. Шуның өчен әлеге вакытта ике авиакомпания белән сөйләшүләр башланган, тимер юллары белән дә эш бара. Пандемия башлангач Уфа- Ташкент һәм Уфа-Андижан поездлары вакытлыча туктатылган иде. Радий Фәрит улы Үзбәкстан президенты Шәфкат Мирзиеевка һәм ил җитәкчеләренә монда яшәүче башкортларның мәдәниятен, телен, гореф- гадәтләрен саклау өчен игьтибар бүлгәне өчен зур рәхмәт белдерде. Үзбәкстанда берничә мең ватандашыбызның яшәве мәгьлүм. Былтыр Казахстандагы сәфәр вакытында Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясен тәмамлаган берәр студентны ватандашларыбызга башкорт телен укытырга җибәрүләре турында сөйләшкәннәр иде. "Кирәк булса Үзбәкстанга да җибәрә алабыз", - диде Радий Фәрит улы. Хезмәттәшлек кысаларында иҗади коллективларның гастрольләрен дә оештыру күз уңында тотыла. Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас