Көнүзәк
19 Май 2022, 14:23

Ташламалы кредитлар

Алар республика аграрийларына алга барырга мөмкинлек бирә.

pravitelstvorb.ru Ташламалы кредитларpravitelstvorb.ru Ташламалы кредитлар
Ташламалы кредитларФото:pravitelstvorb.ru

Башкортстанның 230 фермер хуҗалыгы ташламалы кредитлардан файдаланды.

2022 елда Башкортстан Республикасы аграрийларына ташламалы кредитларга 298 гариза хупланган, шуларның 228е кече хуҗалык итүчеләр.  Төбәк фермерларына бирелгән ташламалы кредитларның гомуми суммасы 2 млрд сумнан артып киткән.

Быел федераль бюджет Башкортстан АПКсын ташламалы кредитлауга 1,2 млрд. сумнан артык акча бүлде. Акча вәкаләтле банкларга төп ставканы компенсацияләүгә киткән.

  • Шунсы куанылы: ташламалы кредит алу мөмкинлегеннән кече бизнес та актив файдалана, чөнки алар республиканың авыл хуҗалыгында сизелерлек өлеш алып торалар, - дип билгеләп үтте БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Ташламалы кредитлар язгы кыр эшләрен финанслауның төп чыганакларыннан берсе булды, шул исәптән үсемлекчелек өлкәсендә эшләүче фермерлар өчен дә. Нәтиҗәдә, безнең аграрийларның әзерлеге яхшы, республикада чәчү кампаниясен яхшы темпларда алып барырга мөмкинлек бирә. Бүгенге көнгә 1 млн. 536 мең га мәйданда сабан культураларын чәчү башкарылган. Бу планга карата 70 проценттан артык.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы АПКда ташламалы кредитлар алучылар исемлеген киңәйтте. 2022 елда аларны ит һәм ит продукциясе эшкәртү предприятиеләре дә ала ала. Моңа кадәр мондый мөмкинлекне сөт эшкәртү предприятиеләре алган иде.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас