Көнүзәк
19 Май 2022, 09:06

Төркиядә "Мир" картасын кулланып булачак

Русиялеләр өчен яхшы хәбәр бу. 

Төркиядә "Мир" картасын кулланып булачакТөркиядә "Мир" картасын кулланып булачак
Төркиядә "Мир" картасын кулланып булачак

Төркия отельләрендә “Мир” карталарын киңрәк куллану мөмкинлеге тудырыла, карталарны кабул итүче банкоматлар һәм терминаллар саны арттырыла. Бу хакта Русия вице-премьеры Александр Новак белдерде, дип хәбәр ителә Россия Хөкүмәтендә.

“Төркиядәге партнёрларыбыз белән бу илдәге кунакханәләрдә “Мир” карталары белән эшләү, Русия сумнарында яки төрек лираларында түләү мөмкинлеген карадык. Банкларның карталарны кабул итү, кунакханәләрдә кирәкле терминаллар булдыру өчен шартлар турында килештек”, – дигән ул.

Новак искә төшереп үтүенчә, Төркия территориясендә “Мир” карталарын кабул итү турында карар инде моннан берничә ел элегрәк кабул ителгән һәм ул тормышка  ашырылып килә дә инде. Шулай ук сәүдәне милли валюталарда – лира һәм сумнарда үстерү дәвам итә.

“Бүгенге көндә исәп-хисапларның 50 проценты чамасы “Мир” картасы ярдәмендә башкарыла, шуңа күрә безгә әлеге өлкәне киңәйтергә кирәк. Бу безне төрле кыенлыклардан саклап калачак”, – дигән Новак.

Моннан тыш, вице-премьер әйтүенчә, туристлар агымын киметмәү өчен, ике илгә авиарейслар санын арттыру мөмкинлеге каралган.

Чыганак: vatantat.ru

Фото: turkeyforfriends.com

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас