Көнүзәк
19 Май 2022, 14:27

Килешүләр нәтиҗәле булсын

Башкортстан белән Үзбәкстан тышкы икътисади бәйләнешләрне үстерү турындагы ике яклы килешүгә кул куйды.

glavarb.ru Килешүләр нәтиҗәле булсынglavarb.ru Килешүләр нәтиҗәле булсын
Килешүләр нәтиҗәле булсынФото:glavarb.ru

 

Бүген Ташкент шәһәрендә төбәкара хезмәттәшлек форумы кысаларында Башкортстанның экспортка ярдәм итү үзәге белән Үзбәкстанның инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министрлыгы каршындагы экспортка ярдәм итү агентлыгы арасында килешүгә кул куелды. Документка Башкортстанның экспортка ярдәм итү үзәге директоры Илдус Халитов белән  Үзбәкстанның инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министрлыгы каршындагы экспортка ярдәм итү агентлыгы җитәкчесе урынбасары Тоймас Якубов кул куйды.

Бу документка ярашлы, ике як та үзләренең оешмаларына тышкы икътисади бәйләнешләрне үстерергә ярдәм итәчәк. Әйтик, күргәзмәләрдә, ярминкәләрдә, семинарларда катнашачаклар. Мондый эш форматы һичшиксез нәтиҗә бирәчәк, дип саный Башкорсттан Республикасының тышкы икътисад бәйләнешләре һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.  

Шулай ук Уфаның “Пульсар” оешмасы белән Ташкент шәһәренең FOTON оешмасы арасында электрон техника изделиеләре бирү турында да килешүгә кул куелды.

Үзбәкстанга эф сәфәре кысаларында Башкортстан делегациясе белән Үзбәкстан арасында 200 миллион долларга килешүләр төзеделәр.                                                                                                                                                               

Чыганак: glavarb.ru


Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас