Көнүзәк
19 Май 2022, 13:49

Эшкуарлар атнасы

23 майда “Башкортстан Республикасында эшкуарлык атнасы” старт ала. Ул бөтен республиканы колачлаячак һәм Русия эшкуарлары көненә багышланачак.

pravitelstvorb.ru Эшкуарлар атнасыpravitelstvorb.ru Эшкуарлар атнасы
Эшкуарлар атнасыФото:pravitelstvorb.ru

 

Төп чаралар “Киләчәк фабрикасы” дип аталган инновация эшкуарлыгы йортында (Уфа шәһәре, Тынычлык урамы, 14) үтәчәк. Шулай ук муниципаль һәм шәһәр округларында да зона чаралары үткәрү карала. Анда инде бик күп тәҗрибә туплаган эшкуарлар белән бергә яңа гына үз эшен башлап йөрүчеләр дә, үзмәшгульләр дә катнаша ала.

Бөре шәһәрендә эшкуарлык атнасы бизнес-шерифлар белән Башкортстанның үзәк икътисад зонасы эшкуарлары очрашуыннан башланачак. Катнашучыларны рәсми уеннар, мәктәп укучылары ,студентлар белән очрашулар көтә, - дип хәбәр итә Бөре районы хакимияте башлыгының икътисад буенча урынбасары, бизнес-шериф Яна Чернышенко.

Урал арты икътисад зонасының бизнес-шерифлары һәм эшкуарлары Сибай шәһәрендә 24 майда киңәшмәгә җыелачак.

25 майда Хәйбулла районының Акьяр авылында зур бәйрәм чарасы үткәрү планлаштырыла: анда түгәрәк өстәл артында муницпалитетларда бизнес алып бару проблемалары турында фикерләр алышачаклар. Эшкуарлар спорт уеннарында да көч сынашачак, бәйрәм концерты караячак. Бу көнне Октябрьский шәһәрендә көнбатыш икътисад зонасы эшкуарларын кабул итә.

26 майда Мәләвездә туризм өлкәсе бизнесы вәкилләре слетка җыелачак. Монда республиканың көньяк районнарында туризмны оештыру мәсьәләләре каралачак, Стәрлетамак шәһәрендә исә эшкуарлар өчен инвестиция мәсьәләләре буенча ачык ишекләр көне үтәчәк.

Нуриман районы төньяк-көнчыгыш икътисад зонасы вәкилләрен кабул итәчәк. 26 майда Павловкада “Нуриман районында туризмны үстерү һәм территорияләрнең имиджын булдыру” темасына зона киңәшмәсе үткәрү каралган.

Төньяк-көнбатыш икътисад зонасы эшкуарлары өчен бизнес-ланч Нефтекама шәһәрендә үтчә. Чара 26 майда “Тантана” банкет-холлында үтәчәк.

Атна буена район һәм шәһәр хакимиятләре тематик чаралар үткәрәчәк. Эшкуарлар бөтен ярдәм программалары турында мәгълүматлар алачак.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас