+21 °С
Болытлы


Менә шундый шәкертләр үсә.
Уфаның “Ихлас”мәчетендә үсмерләр арасында Корьән уку буенча узган бәйгедә Илеш районы Йонны авылының “Иман нуры” мәдрәсәсе шәкертләре бик матур нәтиҗәләр күрсәтте. Ибраһим хәзрәт Тимерҗанов җитәкчелегендәге шәкертләр 15 призлы урынның җидесен яулады. Амин. Киләчәктә дә иманлы, тәүфыйклы балалар тәрбияләргә насыйп итсен.