

Бүген, ягъни 16 майда, республика башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге делегация Үзбәкстанга рәсми сәфәр кыла. Сәфәр кысаларында Радий Хәбиров Үзбәкстан премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашачак. Шулай ук Каркалпакстан Республикасының Жокаргы Кенесы рәисе Морат Камалов, Сәмәрканд өлкәсе хакиме Эркинжон Турдимов, Үзбәкстан предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашачак.
Радий Хәбиров Русия Федерациясенең Үзбәкстандагы сәүдә вәкиле Константин Злыгостев белән дә күрешәчәк. Алар Сәүдә вәкиллегендә эшлиячәк Башкортстан хезмәткәрләренең эш бурычлары турында фикер алышачак. Бу безнең төбәкнең Үзбәкстан белән хезмәттәшлеген көчәйтергә, үзара сәүдә һәм инвестицияләр әйләнешен арттырырга булышачак. Сәүдә вәкиллегендә Башкортстан товар җитештерүчеләре экспозициясен оештыру да күзаллана.
18 майда Башкортстанның инвестицион һәм икътисади куәте белән таныштыру чарасы үтәчәк. Аның йомгаклары буенча 200 миллион долларга инвестицион килешүләргә һәм ниятләргә кул кую көтелә.
Шулай ук Башкортстан һәм Үзбәкстанның милли китапханәләре арасында хезмәттәшлек турындагы меморандумга кул кую планлашырыла. Гуманитар һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре тикшереләчәк.
Белешмә: 2021 елда Башкортстан белән Үзбәкстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше 113,3 млн. доллар тәшкил иткән. Башкортстан химия сәнәгате, каучук, агач һәм целлюлоза-кәгазь, машина төзелеше продукцияләре һәм башка товарлар озаткан. Үзбәкстан безгә металл һәм металл изделиеләр, машина төзелеше продукциясе, азык-төлек товарлары, тукыма һәм минераль продуктлар саткан.
Башкортстанда Үзбәкстан капиталы катнашлыгында 56 предприятие эшли.
В 2021-2022 уку елында республикабыз вузларында Үзбәкстаннан 900 студент белем ала.