

"Безнең дустанә булмаган партнерларыбызга ялганны куллану кулайрак. Әмма Унистон Черчилль әйтмешли: “Дөреслек штанын киеп өлгергәнче, ялган ярты дөньяны әйләнеп чыга”. Без үтә дә әдәплебез һәм бик озак көтәбез, ә моны эшләргә кирәкмидер.
Бөек Ватан сугышы статистикасы сөйләвенчә, без 27 миллионга якын ватандашлрыбызны югалтканбыз. 8 миллионнан артыгы – хәрби хезмәттәгеләр, 1,5 миллион кеше концентрацион лагерьларда һәлак булган. Әмма калган югалтулар – тыныч яшәгән халык. Мондый мисаллар тарихта булды, кызганычка каршы күп тапкырлар.
Башкача көтү мөмкин түгел иде. Иртәме, соңмы, тарихның бу дәресләрен өйрәнергә кирәктер. РФ Президенты, бәхеткә, аларны инде өйрәнеп, тиешле чаралар күрде.
Моннан ары без кемнәрдер билгеләгән кагыйдәләргә буйсынмаска, киресенчә, үзебезчә эш итәргә карар кылдык. Хәзер безнең ресурслар өчен барысы да сумнарда түләячәк. Евросоюзның Русиягә каршы санкцияләренә җавап итеп Владимир Путин 23 мартта дустанә булмаган илләр безнең газ өчен сумнарда түләргә тиеш дип белдерде. Бу поручение үтәлмәгән очракта Русия газ поставкаларын туктатачак, дип белдерде Президент. Евросоюз илләре исә газ өчен еврода түләргә омтыла. Әмма шулай да дистәләгән Европа компанияләре безнең газ өчен сумнарда түләү максатында Газпромбанкта үз исәпләрен булдырган. Тагын 14 клиент әлеге исәпләрне ачар өчен тиешле документлар исемлеген сораган. Әйткәндәй, Германиянең бер эре ягулык импортеры газ поставкалары өчен сумнарда түләгән дә инде.
Мәскәү биржасында торглар башында доллар курсы 2020 елның февраленнән алып тәүге тапкыр 63 сумнан түбән төште, евро исә 65 сумнан арзанрак булды. 5 елга якын вакыт эчендә евроның бәясе алай түбән төшкәне юк иде әле. Ни дисәң дә, без көнбатыш икътисадына бәйле идек, аларның валютасы төп валюта булды. Русия Премьер-министры Михаил Мишустин әйтмешли, дустанә булмаган илләр “пиратлар практикасына әйләнеп кайтудан гайре берни уйлап таба алмагач”, хәзер безне аннан ({валютадан}) азат иттеләр. Активларны “туңдырып”, чынында алар илне таладылар.
Русиядә капитал хәрәкәтен контрольдә тоту сумны 2022 елда дөньяның иң яхшы валютасына әверелдерде, сумнын валютага карата курсы ел башыннан 11 процентка артты һәм Bloomberg күзәткән 31 төп валюта арасында үсеш буенча лидер булды. Шуны да әйтү кирәк, сумның курсы санкцияләр кертелгәннән соң Русия хөкүмәте күргән чаралар ярдәмендә ныгыды.
Башкача алар кагыйдәләре буенча яшәмәячәкбез", - дигән Андрей Назаров үзенең Телеграм-каналындагы постта.
Фото: md.sputniknews.ru