Көнүзәк
13 Май 2022, 03:48

Ялларда көннәр җылытачак

Көндез урыны белән яңгыр явуы көтелә.

Ялларда көннәр җылытачакЯлларда көннәр җылытачак
Ялларда көннәр җылытачак

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, ял көннәре яңгырлы һәм җылы булачак. Бүген, 13 нче майда, кыска вакытлы яңгыр көтелә, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Көндез һава температурасы +11,+16 градус күрсәтәчәк.

 

Ксения Калинина фотосы.

Шимбә һәм якшәмбе, 14-15 май көннәрендә, шулай ук, кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә +3,+8 градус, көндез +12,+17 градус булачак.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас