Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 Май 2022, 14:10

Кадер, хөрмәт күрсәттек!

Аерым игътибар бар.

Кадер, хөрмәт күрсәттек!
Кадер, хөрмәт күрсәттек!

Аерым игътибар бар.

Әхмәт авылында  Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган “Җиңү кайтавазы мәңгелек” дигән кичә оештырдык.  Бу  тантананың иң кадерле кунаклары тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары булды. Мәктәп укучылары алдан яхшы әзерлек алып барды. Кадерле кунаклар өчен җырлар, шигырьләр әзерләнде.

Халкыбызның сугыш елларындагы батырлыгына багышланган җырлар яңгыраганда, әбиләр күз яшьләрен тыя алмады. Аңлашыла ки, үзәкләренә үтеп кергән ул еллар, мәңге төзәлмәслек яра булып, күңелләрен әле дә борчып тора.

Әхмәт авылында яшәүчеләргә авыл хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков җылы теләкләрен җиткерде, тыл хезмәтчәннәренә тирән рәхмәтен белдерде.

“Кызганыч, авылыбызда, безнең төбәктә бер генә сугыш ветераны да калмады. Тыл хезмәтчәннәренең дә саны күп түгел. Үсеп килүче яшь буынга теләгем шул: авылда яшәүче өлкәннәр янына ешрак барыгыз, хәлләрен белешегез, ярдәм итегез”– дип сүзен тәмамлады ул.

Безнең авылдашлар арасында киң күңелле, авылдашларына карата аерым хөрмәт белдерүче әдәпле кешеләребез бар.   Әхмәт авылында туып үскән, бүгенге көндә Уфада яшәүче Фнүнә Мәсгүт кызы тормыш иптәше Наил Барый улы Субханкуловлар елның елында сугыш һәм тыл ветераннарына күчтәнәчләр алып кайтып, котлап китәләр. Быел да алар авылдашларын  бәйрәм белән тәбрикләп, матур теләкләрен җиткерде, әзерләгән бүләк-күчтәнәчләрен дә тапшырдылар. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан обелискка чәчәкләр салдык.

Әхмәт авылы китапханәчесе Ләлә Шәймарданова.

Чакмагыш районы.

Кадер, хөрмәт күрсәттек!
Кадер, хөрмәт күрсәттек!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас в