Ел саен 12 майда Халыкара шәфкать туташлары көне бәйрәм ителә. Аның тарихы ерак 1853нче елга, Кырым сугышы чорына ук барып тоташа.
Ул чакта Англиядә яшәүче Флоренс Найнтингейл шәфкать туташлары штабын оештыра. Анда бар теләүчеләр: аристократ һәм крәстиән хатын-кызлары, монахинялар бергә туплана һәм сугышта яраланган солдатларны тәрбияли, операцияләр вакытында табибларга ярдәм күрсәтә башлый. Аларның медицина белемнәре булмый, ләкин ул чорда “барлык хатын-кызлар да табигатьтән ярдәм итәргә сәләтле” дип исәпләнә. Менә шулай итеп өр-яңа һөнәр барлыкка килә.
Шәфкать туташы – планетабыздагы иң кешелекле һөнәрләрнең берседер. Чынлап та изгелек һәм ярдәмчеллек, кешене җәлли һәм юата белү, түземлелек һәм игътибарлылык кебек иң мөһим рухи сыйфатларга ия кешеләр генә эшли ала бу эштә.
Фото: bavly-tat.ru