Көнүзәк
11 Май 2022, 07:45

Янгын сүндерелгән

Ниһаять, 11 май иртәсенә 15 га мәйданда янгынны сүндерәләр.

Янгын сүндерелгәнЯнгын сүндерелгән
Янгын сүндерелгән

9 майда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча төп идарәлегенә Белорет районындагы “Көньяк –Урал дәүләт табигать тыюлыгы” территориясендә урман януы турында хәбәр килә.

Янгын сүндерергә оператив рәвештә 20 кеше җибәрелә. Кече Инзер елгасының уң як ярында урман януы ачыклана. Бу Кече Ямантау яры– җайсыз урын, техника бара алмый. Янгын сүндерүчеләрне катамараннарда елганың теге ярына чыгаралар. Алар никадәр тырышса да, төн җиткәнче янгынны сүндерә алмыйлар. Көчле җил утны тарата.

10 май иртәсенә янгын 7 га җирне чолгап ала. Ярдәмгә тагын өстәмә көч җибәрергә карар кылына. 30 кеше урман янгыны белән көрәшә башлый.

Ниһаять, 11 май иртәсенә 15 га мәйданда янгынны сүндерәләр. Зыян күрүчеләр юк.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас