

108 яшьлек ветераныбыз кайда яши?
Муллахан бабай Нурисламовка 107 яшь. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны. Ике көннән, Аллаһ боерса, 108 яше тула.
Шушы көннәрдә Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыпов Муллахан бабай белән очрашкан. Ветеран бабаебыз Пермь краеның Чернушка авылында кызында яши.
Муллахан бабай Аскын районының Урманкүл авылында туган. Ул туып, 16 көн үтүгә, Беренче Бөтендөнья сугышы башлана, әтисен фронтка алып китәләр. Хуҗалыклары калын була, малны күп асрый Нурисламовлар ул вакытта. Бөтен дөнья мәшәкате, апайларын карау өлкәнрәк балалар иңнәренә төшә.
Сигез яшьлек Муллахан өлкәннәр эшен эшли, ат, сыер көтә, көтү куа,
бала чагын яхшы хәтерли. Ул елларның авырлыгы хәтеренә уелып калган.
Күп тә үтми Гражданнар сугышы башлана. Урманкүлгә башта аклар, аннары кызыллар килә.
Үзләре белемсез калган әти-әниләре балаларын укытырга тырыша. Муллахан 12 яшьтә булса да мәктәпкә төшә, юклык, хәерчелекне җиңеп, ялан тәпи, чабата киеп күрше авыл – Иске Казанчыга укырга йөри.
— Безне нигездә укырга һәм язарга өйрәттеләр. Ул да гарәпчә. Кием дә, башкасы да юк иде, бик авыр иде шул. Математикадан саннарны һәм кушу-алуны гына өйрәнеп өлгердем. Дүртенче сыйныфтан соң укуны калдырырга туры килде, яшәү өчен эшләргә кирәк иде, – ди Муллахан бабай.
« Кызыл партизан» колхозында эшли башлый ул. 1937 елда аны армиягә алалар. 3 ел Украинада, Херсон шәһәрендә, элемтәче булып хезмәт итә.
Урманкүлгә кайткач, колхозда эшләвен дәвам итә. Өйләнергә уйлый, үз тормышын корырга вакыт була инде.
1941 елның 22 июнь көнендә авыл сабантуе күген кара болыт каплый – авыл советындагы радио фашистик Германиянең безнең илебезгә сугыш башлавы турында хәбәр итә.
Муллаханга 27 яшь була... Бер айдан инде ул солдат эшелонында сугышка китеп бара. Кыска вакытлы сержант курслары үтә. Ленинград фронтында сугыша, аерым разведка дивизионында звукометрист була – дошманның ут нокталарын билгели.
Әҗәл белән күзгә-күз очрашкан вакытлары бер генә булмый аның. Менә бервакыт Ленинград янында камауда калалар.
Старшина барлык солдатларга да ярдәм киләсе түгел, соңгы патронга кадәр, соңгы сулышка кадәр сугышырга кирәк булачак, ди. Әсир төшәргә ярамый, ди.
Муллахан Нурислам улының гомере бетмәгән була, безнекеләр ярдәмгә килеп җитә. Ул дошманны җиңәргә, исән-имин кайтырга дигән теләк белән алыша. Урманкүлдә дә рәхәт булмавын аңлый, шуның өчен сержант дошманның иманын укытырга дип алыша.
Бу хәлләрәдн соң, Нурисламовны «Ленинградны саклаган өчен» һәм «Батырлык өчен» медальләре белән бүләклиләр. Аның башка бүләкләре дә күп, әмма иң зур язмыш бүләге – озын гомер.
Муллахан Нурислам улы иптәшләрен исемнәре белән хәтерли, аларны уйлаганда күзеннән яшьләр килә.
Сугышны башыннан ахырынача үтеп кайткан солдат егеткә әти-әниләре иң әдәпле кыз – күршедә үскән Фәйхүнәне сайлыйлар.
Нурисламовлар 60 ел тигез гомер итә. Кызганычка каршы, Фәйхүнә әби 17 ел элек гүр иясе булган. Бер-берсен аңлап, матур гомер иткәннәр, 7 бала тәрбияләп үстергәннәр.
Әле ике-өч ел элек кенә Муллахан бабай бакчада эшләп йөргән. Хәзер инде яшь үзенекен итә.
Бөек Җиңү бәйрәме белән аны оныклары, туруннары – ә алар дүрт дистәдән артык – котлаган.
Якташыбызның тормыш үрнәге эшчән, тырыш, иленә тугры кешенең матур үрнәге.
Якташлары белән очрашуга бабаебыз бик сөенгән. Үзенең хәрби юлын сөйләгән, “Катюша”ны җырлаган, оныгы белән безнең җырларны да искә төшергән.
–– Сезнең тормыш – күп буыннар өчен үрнәк. Сез – тере тарих, безнең районның, Пермь краеның, бөтен Русиянең горурлыгы булып торасыз, – диде Динис Радис улы ветеранга.
Фото: yantiyak.ru