Көнүзәк
10 Май 2022, 04:25

Барысын да искә алабыз

Батырлык онытылмый.

Барысын да искә алабызБарысын да искә алабыз
Барысын да искә алабыз

Батырлык онытылмый.

 

Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Совет мәйданында Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл нигезенә туфрак салынган гильза урнаштыру тантанасында катнашты. Аны республиканың барлык шәһәр һәм районнарында «Хәтер җире» марафоны кысаларында җыйдылар.

1 майда старт алган акциядә Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары һәм студентлар, хәрби-патриотик клуб әгъзалары катнашты. Легендар комдивның ватаны – Кырмыскалы районының Шәйморат авылы марафонның финал ноктасы булды. Аннары җир белән кортеж, хәрби техника белән бергә, Совет мәйданына килеп җитте.
– Без бу гильзага туфракны республиканың һәр почмагыннан җыйдык. Аның бер учын легендар комдив һәлак булган Луганск  Халык Республикасыннан алып кайттык, – диде Радий Хәбиров. – Бүген гильзаны җиргә салып, без илебез өчен һәлак булган сугышчыларны искә алабыз. Генерал Миңнегали Шәйморатовка булачак һәйкәл Ватаныбызны саклаган ата-бабаларыбызга хөрмәт һәм истәлек билгесе булыр дип ышанам. Бүген аларга алмашка безнең тынычлыкны һәм иминлекне саклаучы яңа буын килде.

Луганск Халык Республикасыннан туфракны гильзага Бөек Ватан сугышы ветераны Рәис Абдрәшитов салган. Ул республика халкын Җиңү көне белән котлады.

– Без Уфада Русия Герое Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл төзи башлавыбыз белән бик горурланабыз. Ул зур тормыш юлы узды һәм бик зур дан яулады, –  дип билгеләп үтте ветеран.
Башкортстан Башлыгы шулай ук булачак монумент мәйданчыгын карады. Исегезгә төшерәбез, Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл проектын ачык конкурс нәтиҗәләре буенча сайладылар, аның җиңүчесе итеп скульптор Салават Щербаков танылды.
Төзүчеләр инде скульптура композициясенең фундаментын, шулай ук беренче колоннаны урнаштыру өчен нигезләрне әзерләде. Радий Хәбиров белдерүенчә, Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачу 2022 елның 11 октябренә – Республика көненә планлаштырылган.

Барысын да искә алабыз
Барысын да искә алабыз
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас