

Республикага уңайсыз һава торышы килә: көндез кайбер урыннарда җил тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
11 майда болытлы һава торышы көтелә. Төнлә республика буйлап, көндез аерым районнарда яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан җил 7-12 метр тизлектә исәчәк, көндез кайбер районнарда җил 18 метрга кадәр көчәячәк.
Төнлә һава температурасы +4, +9, көндез 12-17. Төнлә һәм иртә белән юлларда томан төшәчәк, күрү мөмкинлеге 500-1000 метр тәшкил итәчәк.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ