Көнүзәк
10 Май 2022, 14:38

Агулымы, түгелме? Ничек аерырга?

Елан!

Агулымы, түгелме? Ничек аерырга?Агулымы, түгелме? Ничек аерырга?
Агулымы, түгелме? Ничек аерырга?

Елан!

 

“Очраткан еланның төрен билгели алмыйсыз икән, аны агулы дип уйлагыз” Тәүлекнең уртача температурасы + 5 градустан артты исә, еланнар кышкы йокыдан уяна башлый. Башкортстанда да алар уянды, диделәр.

Безнең якларда аларның: тузбаш, бакыр елан, гади зәһәр елан (кара елан) һәм дала зәһәр еланы кебекләре очрый. Бу исемлектәге еланнарның бары ике төре – зәһәр еланнар гына агулы һәм кешегә зыян китерә. Еланнардан саклану һәм тешләгән очракта беренче ярдәм күрсәтүнең үз кагыйдәләре бар. Алардан саклану чараларын күрә белергә кирәк.

 Хәзер еланнар бер пиклы активлык чорында, тәүлекнең уртача температурасы + 20 артканнан соң, ике пиклы активлыкка (иртән һәм кич) күчәчәк. Тәүлекнең эссе вакытын бу җан ияләре яратмый, бу чакта алар үзләрен начар хис итә һәм хәтта һәлак булырга да мөмкиннәр.

Еланнарның “туй чоры” башланды, бу вакытта ата еланнар үзара көч сынаша, үрчү дә күзәтелә, шуңа еланнар күпләп очрый. Май ахыры – җәй башыннан алып сезон азагына кадәр аларның бүленеше тигезләнә.

Җәй айларында еланнар сулыкларны, чишмә буйларын үз итә.

 

 Агулымы, түгелме? Ничек аерырыга?

 

 Агулы еланны агусызыннан (мәсәлән, тузбашны зәһәр еланнан) берничә ысул ярдәмендә аерып була: моңа хайванның зурлыгы, төс һәм күз карасы формасы һ.б. үзенчәлекләре керә. Кешеләр тузбашны зәһәр еланнан башындагы сары яки кызгылт сары тапларга карап аерырга гадәтләнгән. Әмма, тузбашларның тулысынча кара төстә булганнары бар. Шулай итеп, аларны бер-берсеннән аеру эше катлаулана төшә.

“Очраткан еланның төрен билгели алмыйсыз икән, аны һәрвакыт агулы дип уйлагыз” – еланга тап булган очракта, белгечләр әлеге кагыйдәгә буйсынып, үзебезне куркыныч астына куймаска киңәш итә белгечләр. Табигатькә чыкканда гади, әмма бик мөһим кагыйдәләрне үтәргә чакыра:

  1. Табигатькә чыкканда материаль әзерлек белән беррәттән психологик әзерлек тә зур әһәмияткә ия: үзегезнең кайда, нинди шартларда булачагыгызны аңлау мөһим.

 2.Сыланып тормаган, калын кием кияргә (бу вакытта елан тешләренең калын кием аша үтү ихтималы кими).

  1. Аптечкада гистаминнарга каршы (супрастин кебек), гормональ рәткә кергән дарулар, стериль бәйләвеч йөртергә.

Искәрмә!!!

  Елан тешләгән урынны кысып бәйләү катгый тыела! Кысып бәйләгән яки жгут куйган очракта, некроз башлану куркынычы яный. Аннан исә операциядән башка котылып булмый.

  1. Үзегез белән 1,5 – 2 литр чиста су йөртергә (елан тешләгән очракта, кан басымы төшәргә мөмкин).
  2. Гөмбә яки җиләк-җимеш җыйганда, иң элек тирә-якка күз салырга, җыя торган урынга таяк белән ревизия уздырырга. 

 

Агулымы, түгелме? Ничек аерырыга?
Агулымы, түгелме? Ничек аерырыга?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас