

Уфа шәһәрендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын ел азагына кадәр таксида бушка йөретәчәкләр. Башкортстанның башкаласы РФ Цифрлы үсеш министрлыгы төбәк властьлары һәм такси хуҗалары белән сөйләшеп, шундый тәкъдим керткән.
Мондый хезмәтләр белән Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлары, соңгы призыв хәрбиләре куллана ала. Һәр ветеранга 3 мең сумга кадәр субсидия бирелә.
Моның өчен ветеранның яисә аның рәсми вәкиленең телефоны ветеран яшәгән төбәкнең Пенсия фондында билгеле булырга тиеш;
Ветеранның номеры халыкны социаль яклау фондына тапшрылыачак һәм “Ветеран” тарифы буенча куллана алачак.
Ветеран белән аның туганы да утырып йөри ала. Программа 2022 елның азагына кадәр бара.
Уфадан тыш, бу хезмәт Мәскәү өлкәсендә һәм Русиянең тагын 41 шәһәрендә дә эшли.
10 июньдә 26 мең ветеран программага керәчәк.
Чыганак: bashinform.ru