Көнүзәк
8 Май 2022, 15:04

"Патриот" беренче курсантларны кабул итә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Чишмә районына эшлекле сәфәре вакытында сүз әнә шул хакта барды.

"Патриот" беренче курсантларны кабул итә"Патриот" беренче курсантларны кабул итә
"Патриот" беренче курсантларны кабул итә

«Патриот» паркы 2022 елның 1 июнендә беренче 200 курсантны кабул итәчәк. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Чишмә районына эшлекле сәфәре вакытында сүз әнә шул хакта барды. Төбәк җитәкчесе хәрби-патриотик парк территориясендә Геройлар аллеясы һәм Җиңү урманы утырту буенча «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты.

«Патриот» мәйданчыгында төзелгән «Авангард» укыту-методик комплексын карау барышында Радий Хәбиров профильле сменаларның шартлары белән танышты һәм «Сугышчан туганлык» Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының республика бүлеге ветераннары белән киңәшмә үткәрде.

«Патриот» паркы генераль директоры Александр Старшинин төзүчеләр казарманың эчке бизәкләү һәм административ-уку блогын урнаштыру белән капиталь ремонтын башкаруларын, яндагы территорияне төзекләндерүләрен, инженерлык коммуникацияләрен һәм урамнарны яктырту системаларын монтажлауларын сөйләде. Киләсе этапта 30 метрлы парашют шәһәрчеген һәм «Геройлар узышы»н үткәрү өчен каршылыклар полосасын монтажлауны төгәлләргә планлаштыралар. Киләчәктә «Патриот» мәйданчыгында ашханәнең иске бинасын сүтәчәкләр һәм сменада катнашучыларны тукландыруны оештыру өчен заманча бина корачаклар.

«Патриот» базасында шулай ук «Партизан авылы» тарихи-мемориаль комплексы, Юнармия секторы, ут үзәге, хәрби техника музее, хәрби-тарихи реконструкция зонасы, ат-спорт комплексы һәм башка объектлар ачылачак.

Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2022 елга республиканың гомуми белем бирү мәктәпләренең 10 сыйныф укучылары өчен 38 смена – биш көнлек уку җыеннарының графигын формалаштырган инде. Моннан тыш, төбәкнең яшьләр сәясәте буенча Дәүләт комитеты быел 14-18 яшьлек хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр өчен тагын биш көнлек смена оештыра.

Башкортстан башлыгы билгеләп үткәнчә, «Патриот» паркында тулы канлы гаилә ялын оештыру өчен мөмкинлек булдырырга кирәк.

- 1 июньнән биредә курсантлар шөгыльләнә башлаячак. Әмма монда гаилә белән дә килеп, техника күргәзмәсен. кафе, ат-спорт комплексын карарга, республикабыз геройлары белән танышырга мөмкин булсын иде. Без бирегә бөтен Башкортстаннан малайлар һәм кызларны алып килергә планлаштырабыз. Паркны балаларга һичшиксез күрсәтәчәкмен, - диде Радий Хәбиров. - Шул ук вакытта яшьләргә тарихи һәм патриотик тәрбия бирү буенча иҗтимагый оешмаларның агарту эшчәнлеге дә бик мөһим. Безнең «Патриот» Ватанны яратучыларны һәм аны якларга өйрәнергә әзер кешеләрне җәлеп итү урынына әйләнсен өчен бергә эшләячәкбез.

Чыганак: glavarb.ru

"Патриот" беренче курсантларны кабул итә
"Патриот" беренче курсантларны кабул итә
"Патриот" беренче курсантларны кабул итә
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас