Көнүзәк
8 Май 2022, 10:34

“Хәтер җире” тарихка язылды

Кыйгы районында “Хәтер җире” марафоны булды.

“Хәтер җире” тарихка язылды“Хәтер җире” тарихка язылды
“Хәтер җире” тарихка язылды

 

Республика марафонында Кыйгы, Мәчетле, Белокатай, Салават һәм Дуван районнары вәкилләре катнашты.

Бу чара тарихи мөһим әһәмияткә ия. 1 майда Уфа шәһәрендә старт алган марафон Русия Герое – генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл кую вакыйгасына бәйле.

Сәламләү сүзләре белән Кыйгы районы хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко, Башкортстан Республикасының бердәм сайлау округы буенча Дәүләт Җыелышы депутаты, «Бердәм Русия» Бөтенрусия сәяси партиясе депутаты Туразянова Светлана Владимир кызы һәм республика хәрби дан музее директоры, Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге башкарма директоры Утяев Илшат Ислам улы чыгыш ясадылар.

«Һәр көнне тарих языла, диләр. Бүгенге көн дә тарихка кереп калды. Бүген безнең  җирдә төньяк-көнчыгыш биш районны кабул итәбез һәм ике көннән  Уфада шәһәрендә генерал Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл куйганда, безнең җирне салабыз.

Якынлашып килүче бәйрәм - Бөек Җиңү көне белән! Безнең балаларыбыз, оныкларыбыз җиребезнең Бөек сугышчылары истәлеген белсеннәр, онытмасыннар иде», – диде Зөһрә Мәүлитбаевна Гордиенко.

Легендар Шәйморатовка булачак һәйкәл нигезенә җирне кайнар нокталарда катнашкан ветераннарга йөкләделәр. Сержант, хәрби бәрелешләр ветераны Наил Садретдинов (Кыйгы районы), РФ Кораллы Көчләре лейтенанты, Әфган сугышы ветераны Владимир Крючков ( Мәчетле районы), кече сержант , Әфган сугышы ветераны Исмәгыйл Хөсәенов (Белокатай районы),  Әфганстандагы кораллы бәрелешләрдә катнашучы Рөстәм Хөснуллин (Салават районы) һәм милиция подполковнигы, Әфган сугыөшы ветераны Эльмир Шафиков (Дуван районы) бу изге эшкә лаек булды.

Чара Кырмыскалы районының Шәйморат авылында иртәгә тәмамланачак.

 

 

“Хәтер җире” тарихка язылды
“Хәтер җире” тарихка язылды
“Хәтер җире” тарихка язылды
“Хәтер җире” тарихка язылды
“Хәтер җире” тарихка язылды
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас