

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районы территориясендә урнашкан “Патриот” хәрби-патриотик парк территориясендә “Хәтер бакчасы” исемле халыкара акциядә катнашты. Бу акция 2020 елдан бирле РФ Президенты Владимир Путинның тәкъдиме белән үткәрелә. Аның максаты – 27 миллион агач утыртып, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның исемнәрен мәңгеләштерү.
Бүгенге акциядә 500ләп кеше катнашты. Республика Хөкүмәте вәкилләре, Башкортстанда яшәүче традицион дин әһелләре, Русия геройлары, кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннар, вуз һәм колледж студентлары, курсантлар, кадетлар, яшь армиячеләр, шәйморат сыйныфларында укучылар, волонтерлар, яшьләр лешмалары вәкилләре җыелды. Алар бергәләшеп Геройлар Аллеясына һәм Җиңү урманына нигез салды: 50 чыршы белән 40 юкә утырттылар.
Чыганак: glavarb.ru