

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Җиңү көненә багышланган бәйрәм көннәрендә поликлиникалар һәм дәваханәләрнең ничек эшләячәген хәбәр итте.
7 май – шимбә графигы буенча 08.00дән 17.00 сәгатькә кадәр (табибны чакыртулар 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә);
8 май – ял көне;
9 май – бәйрәм көн;
10 май – шимбә графигы буенча 08.00дән 17.00 сәгатькә кадәр (табибны чакыртулар 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә).
7-10 май көннәрендә рецепт буенча даруларны, дәвалау туклануы азык-төлеге һәм медицина эшләнмәләрен “Башфармация” даруханәләренең эш графигы буенча алырга була.
Министрлыкның җитәкчелек составы бәйрәм һәм ял көннәрендә тәүлек әйләнәсе дежур итәчәк.