Көнүзәк
5 Май 2022, 09:44

СССРны җимерүчеләрнең соңгысы үлде

Белоруссиянең беренче президенты Станислав Шушкевич 87 яшендә якты дөнья белән хушлашкан.

ruposters.ru СССРны җимерүчеләрнең соңгысы үлдеruposters.ru СССРны җимерүчеләрнең соңгысы үлде
СССРны җимерүчеләрнең соңгысы үлдеФото:  ruposters.ru

Белоруссиянең беренче президенты Станислав Шушкевич 87 яшендә якты дөнья белән хушлашкан. Сәбәбе – коронавирус йоктырган булган.

Ул тарихка Беловежа килешүләренә кул куюы, ягъни КПРФ Үзәк Комитеты рәисенең беренче урынбасары, Дәүләт Думасы депутаты Юрий Афонин әйтмешли, “иң көчле һәм куәтле дәүләтне җимерүче” буларак кереп калды. Борис Ельцин, Леонид Кравчук һәм Станислав Шушкевич өчәүләшеп СССРның таркалуын теркәп кул куялар. “Шушкевич үзенең сәясәте белән Белоруссия икътисадын юкка чыгара язды, Александр Лукашенко килеп кенә коткарып кала алды”, - ди Юрий Афонин.

Шушкевич Белоруссияне 1991 елдан 1994 елга кадәр җитәкли.

Чыганак: govoritmoskva.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас