Көнүзәк
5 Май 2022, 07:37

Әлегә очмый торабыз

Чикләүләр 11 аэропортка кагыла. 

smartik.rusmartik.ru
Фото:smartik.ru

Русиядә илнең көньягы һәм үзәгендәге аэропортларга очышларны чикләү режимы 13 майга кадәр озайтылды. Бу хакта Росавиация хәбәр итә.

Чикләүләр Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Липецк, Курск, Дондагы Ростов, Симферополь һәм Элиста шәһәрләрендә урнашкан  11 аэропортка кагыла.

«Русия авиакомпанияләренә, Сочи, Волгоград, Минеральные Воды, Ставрополь һәм Мәскәү аэропортларыннан файдаланып, пассажирларны альтернатив маршрутлар буенча тиешле пунктка китерергә тәкъдим ителде», - дип искәрттеләр Росавиациядә.

Шул ук вакытта, Русиянең калган аэропортлары гадәти режимда эшләвен дәвам итә.

Чикләү режимы Донецк һәм Луганск халык республикаларын саклау буенча махсус хәрби операция үткәрелүгә бәйле рәвештә кертелде. Аның башлануы турында 24 февральдә  Владимир Путин игълан итте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас