

Бу заманда көн саен кызык та, кызганыч та вакыйгаларга тап буласың. Стәрлетамак шәһәрендә исерек бер ир кибеткә елан алып барып ыгы-зыгы куптарган.
Ир супермаркетка муенына уралган елан белән килеп керә. Һәм...кайсыдыр мизгелдә елан аның муеныннан шуып төшә дә стеллаж астына кереп кача. Шаһитлар сөйләвенчә, ир аны: “Ева! Ева!” дип чакырып чыгарырга маташкан, котлары очкан кибет хезмәткәрләре бөтен сатып алучыларны кибетттән чыгарып кибетне бикләп куйганнар. Еланны стеллаж астыннан полиция хезмәткәрләре алган. Исерек ирне исә эчке эшләр юүлегенә алып киткәннәр.
Чыганак: ufa.kp.ru