

Бу тәкъдим ЛДПР партиясе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Леонид Слуцкий авызыннан яңгыраган. Закон буенча ел саен бирелә торган 28 көн ялга ул тагын 7 көн өстәргә кирәк, ди. Кеше аны кайчан кулланырга – Яңа елдамы, май бәйрәмнәрендәме – үзе хәл итәчәк. Сәясәтченең сүзләрен РИА Новости агентлыгы язып чыккан. Дәүләт Думасында бу тәкъдимгә уңай караганнар. Былтыр Иҗтимагый палата әгъзасы Солтан Хамзаев та җәйге ялны 28 көннән 35 көн ясарга тәкъдим иткән иде. Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык буенча комитет рәисе урынбасары Владимир Гутенев бу тәкъдимне хуплады. Русиялеләр үзебезнең ил курортларында ял иткән очракта аларның ялларын озайтырга кирәк, диделәр.
Чыганак: vuslon.ru