Көнүзәк
28 апрель 2022, 06:58

Сабанга төштеләр

Сездә чәчү башландымы әле?

https://agriculture.bashkortostan.ruhttps://agriculture.bashkortostan.ru
https://agriculture.bashkortostan.ru

Язгы чәчүнең кызган мәле. Бүген республика аграрийлары дым каплатуны тәмамлап килә. Алар бу эшне тизрәк башкарып чыгарга тырыша, чөнки дым нык кирәк, моны узган елгы корылык тагын бер исбатлады.

Бүген 39 районның хуҗалыклары сабанга төште. Быел 2 миллион 170 мең гектар мәйданны чәчәргә ният итәләр.

Әлеге көндә алдынгылар исәбендә Авыргазы районы хуҗалыклары бара. Мәләвез һәм Кырмыскалы хуҗалыклары да алардан калышмый.

Әле башлыча бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчелә, ә кайсыбер урыннарда май культуралары һәм шикәр чөгендерен дә чәчә башлаганнар.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас