Көнүзәк
27 апрель 2022, 15:14

"Тынычлык өчен! Хезмәт! Май!"

Башкорт профсоюзлары әгъзалары "Тынычлык өчен! Хезмәт! Май!" Бөтенрусия автоузышына кушылды.

"Тынычлык өчен! Хезмәт! Май!""Тынычлык өчен! Хезмәт! Май!"
"Тынычлык өчен! Хезмәт! Май!"

 

 Русия Бәйсез һөнәр берлекләренең Бөтенрусия автоузышында катнашучылар Башкортстанга килеп җиттеләр. 12 апрельдә автоколонна Владивостоктан кузгалды.  "Zа мир без нацизма!", "Zа мир, труд, май!" девизлары язылган флаглар белән акциядә катнашучылар 15 – Благовещенск, Хабаровск, Чита, Иркутск, Новосибирск, Омск һәм Екатеринбург шәһәрләре аша уздылар.

26 апрельдә колонна Уфага килеп җитте. Ә 27 апрельдә Профсоюзлар йорты янында патриотик митинг узды. Башкортстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Гүзәл Мирошниченко сүзләренә караганда, автоузышта катнашучылар үз акцияләре белән Русия Президенты Владимир Путин һәм Украинадагы махсус операциядә катнашучыларның гамәлләрен хуплавын күрсәтергә теләгән. Митинг кысаларында шулай ук патриотик флэшмоб узды. Машиналар милләтчелеккә каршы көрәштә русиялеләрнең бердәмлеген символлаштыручы Z хәрефе рәвешендә тезелгән иде.

Башкортстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясеннен автоузышка биш машина кушылачак. Түбән Новгород аша алар Мәскәүгә юл тотачак, анда 1 май көнне Кызыл мәйданда хезмәт ияләре бердәмлеге көнендә профсоюз йөреше узачак. Ә 9 майда берләшкән профсоюз автоколоннасы Волгоградка киләчәк. Биредә Мамай Курганында Җиңү көненә багышланган масштаблы чаралар узачак.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас