Көнүзәк
26 апрель 2022, 13:32

Уфада җылыту мизгелен вакытыннан алда тәмамлыйлар

Бу карар тотрыклы һава шартларына бәйле кабул ителгән. 

Уфада җылыту мизгелен вакытыннан алда тәмамлыйларУфада җылыту мизгелен вакытыннан алда тәмамлыйлар
Уфада җылыту мизгелен вакытыннан алда тәмамлыйлар

Бүген, 26 апрельдә, Уфада җылыту мизгеле тәмамлана. Башкортстан хакимиятендә үткән оператив киңәшмәдә билгеләүләренчә, бу карар тотрыклы һава шартларына бәйле кабул ителгән. 
Русия Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы “Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда фатир хуҗаларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында”гы карарына ярашлы, счетчикларның күрсәткечләре 23-25 апрельдә алынды. Шуңа күрә май азагында мондый приборлары булганнарга апрельнең берничә көне өчен түләү кәгазьләре җибәреләчәк.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас