

Туган теле – татар теле булган һәрбер кеше өчен бу көн – зур бәйрәм. Бүген илебезнең татарлар яшәгән бар төбәкләрендә олуг әдибебезгә арналган чаралар оештырылды. Шулай ук Уфа шәһәренең 65 санлы татар гимназиясендә дә “Мәңге яши, Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм кичәсенә билгеле иҗат остасы, җырчы һәм композитор Флера Шәрипова, “Дебют” балалар иҗат үзәге директоры Элина Зөфәр кызы Зайцева һәм ата - аналар килгән иде.
Кичә барышында зур осталык белән укучылар тарафыннан Габдулла Тукайның сәхнәләштерелгән шигырьләре һәм әкиятләре башкарылды. “Өмет” театр төркеме тарафыннан ( Җитәкчессе: Башкортстанның атказанган артисты Лениза Гайнетдинова) Г. Тукай иҗатына багышланган “Серле урман” әкияте сәхнәләштерелде. Килгән кунаклар да үзләренең чыгышлары белән бәйрәмгә зур ямь өстәп кичәне баеттылар. Шагыйрә һәм композитор Флера Шәрипова Тукай шигырьләрен оста башкаручыларга үзенең китапларын бүләк итте.
Бөек әдибебезгә багышланган кичә, татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Еллар үткән саен шагыйрьнең бөеклеген тагын да ныграк аңлый барганлыгыбыз аеруча сөендерә. Ә бөек Тукай, мәңге яшь булып кала.