

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу хакта социаль челтәрләрдә белдерде.
Безнең "Сөт кухнясы"на – өч ел. Балаларыбызның, йөкле хатын-кызларның, бала имезүче әниләрнең туклануына ныклап тотуыныбызга инде өч ел. 2019 елның апреленнән республикада сөт кухнялары челтәрен тергезү турында бик дөрес карар кабул иттек, без тик тормадык һәм күп эш башкардык.
Бераз саннарга күз салыйк. Бүген “Сөт кухнясы” продукциясен 7 завод җитештерә, алар Башкортстанның төрле районнарында эшли. Үткән ел нәтиҗәләре буенча алар 3,6 мең тонна сөт эшкәртеп, 6,3 миллион порция сөт, 4,5 миллион порция кефир, 3,3 миллион порция эремчек, 2,8 миллион порция йогурт җитештергән.
Республикада 140 өләшү пункты эшли – 55 фирма ноктасы, 11 – даруханәләр һәм дәваханәләр базасында, тагын 64 торак пунктта даими рәвештә автолавкалар килә.
Без норматив эшләдек, сөт продукциясен Башкортстанда бушлай 22 624 кеше – аз тәэмин ителгән гаилә балалары, ятимнәр һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, йөкле хатын-кызлар һәм бала имезүче аналар ала. Без халык өчен мондый ярдәмнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлыйбыз, шуңа күрә бюрократик өлешне максималь дәрәҗәдә азайтырга тырыштык. Бушлай продукция алу өчен шәхесне раслаучы документлар күчермәсе һәм педиатрдан белешмә генә кирәк. Гаризаны “Сөт кухнясы” мобиль кушымтасында һәм КФҮнең барлык офисларында бирергә мөмкин.
Без даими рәвештә алга барабыз, проектны үстерәбез. Продукцияне тагын да файдалырак итәргә тырышабыз, яңа тәмнәр өстәлә, савыты да уңайлырак була бара.
Безнең “Сөт кухнясы” “Сөт продукциясе җитештерүчеләр” номинациясендә Бөтенрусия товарлар һәм хезмәтләр җитештерүчеләрнең “Русиянең сыйфат йолдызы” конкурсында лауреат булуы бик яхшы нәтиҗә дип саныйм. Бу — иң югары бәя, әлегә кадәр Башкортстанның бер генә продукты да “Русиянең сыйфат йолдызы”на лаек булмаган иде.
Безнең өчен әниләрнең фикере бик мөһим, алар "Сөт кухнясы" — балалар өчен иң яхшы сөт продукциясе, балансланган һәм тәмле, диләр һәм алга таба да челтәрне үстерүне сорыйлар. Без бу хакта уйлыйбыз.