

Бүген, 19.00 сәгатьтә, БРның республика белән идарә итү үзәгендә санкцияләр шартларында республика икътисадына ярдәм күрсәтү буенча брифинг үтәчәк.
Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмә вакытында санкцияләр шартларында республика икътисадына ярдәм күрсәтү максатына 55 миллиард сум бүленә дип сөйләгән иделәр.
Бүгенге брифинг вакытында экспертлар бүленгән акчаларның нәрсәләргә тотынылачагы һәм ярдәмне ничек алырга икәнлеге турында сөйләр. Шунысы билгеле: зур ярдәмне төзелеш, кече һәм урта бизнес, туризм, агросәнәгать комплексы тармаклары алачак.
Фото: mgazeta.com