Көнүзәк
20 апрель 2022, 10:40

Баймак җитенен Кытайда көтәләр

   Район һәм республика аграрийлары яңа базарларны яулый.

Баймак җитенен Кытайда көтәләрБаймак җитенен Кытайда көтәләр
Баймак җитенен Кытайда көтәләр

   Район һәм республика аграрийлары яңа базарларны яулый.

   Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр итте. Аның әйтүенчә, Евросоюз илләре санкцияләр керткәнгә кадәр әлеге культураның төп өлеше шул илләргә озатылган булган. Ә хәзер Баймак, Әбҗәлил, Хәйбулла районнарының авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре май бирүче җитенне көньяк Азия илләренә җибәрүгә килешүләр төзи.

   8-14 апрельдә генә бу районнар Кытайга эшкәртү өчен 282 тонна әлеге культураны җибәргән. Ә март аеннан алып барлыгы 1756 тонна җитен озатылган.

   Җитенне Белоруссиядә дә көтәләр. 2022 елда җитен чәчү мәйданнары арттырылачак – 60 меңнән 75 мең гектарга кадәр.

Фото: arrsagro.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас