

Башкириядә яшәүчеләр Лирид метеор душын күрә алачак. 16 апрельдән 25 апрельгә кадәр җир яныннан узучы Тэтчер кометасы койрыгы калдырган метеор кисәкчәләрен күзәтергә була. Комета кисәкчәләре секундына 49 километр тизлектә җир атмосферасына килеп керә һәм 80-120 км биеклектә янып, атылучы йолдыз эффектын барлыкка китерә. 22-23 апрель төнендә, сәгатенә 18 метеорит күрергә мөмкин булачак.
“Метеорларны күзәтү өчен, бернинди приборлар да кирәк түгел, аларны күз белән күзәтергә мөмкин. Сезгә шәһәр утларыннан ерак урнашкан караңгы урынны сайларга кирәк, һәм түземлек белән күккә карап көтәргә генә кала”, - ди Уфа Планетарийы вәкиле.
Чыганак:Башинформ
Фото:Марко Корозец