Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 апрель 2022, 10:26

WhatsApp социаль челтәргә әйләнә

Аны нинди яңалыклар көтә?

mail.kz WhatsApp социаль челтәргә әйләнә
WhatsApp социаль челтәргә әйләнәФото:mail.kz

Ничек итеп? Аңарда карашлары туры килгән төркемнәрне берләштерүче функция барлыкка киләчәк. Мессенджерны эшләүчеләр яңалыклар турында хәбәр итте. “Безнең яңа функция булдыру турында теләк барлыкка килде, - диләр алар. Ул функция төркемнәрне тематикасына карап бер зур оешмага берләштерергә ярдмә итә. Шуңа алар белән нәтиҗәле идарә итеп булачак”.

Шулай итеп, төркемнәрдә торучыларга төркемнәрдә барган фикер алышулар турында хәбәрләр килеп торачак. Шулай  ук чатларны язып тутырмас өчен төркем әгъзаларының комментарияләренә үзләренең реакциясен белдереп тавыш бирә ала торган функция дә барлыкка киләчәк. Админ хаталы һәм ярамаган комментарияләрне алып ташлый ала. WhatsApp белән кулланучылар үзара 2 ГБка кадәр файллар белән алмаша ала.  Төркемнәрдә 32 катнашучыга кадәр аудиошалтырату ясап булачак.

Чыганак: tatpressa.ru

 

 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: