

Уфа шәһәре үзен тагын бөтен дөньяга танытырга әзерләнә: 2022 елның 22 апрелендә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында “Безнең заман герое” дип исемләнгән Х Бөтенрусия телевизион иҗтимагый премиясе тапшырылачак. Уфага Русиянең бөтен шәһәрләреннән дә матбугат вәкилләре һәм безнең заман геройлары җыелачак. Быел бу абруйлы премиягә беренче тапкыр Беларусь Республикасында яшәүчеләр дә номинант булган. Моңа кадәр “Безнең заман герое” исеменә Русиядә яшәүчеләр генә лаек була иде.
“Вся Уфа” телеканалы ел буена Русиядә изге эшләр эшләүче, батырлык күрсәтүче кешеләрне барлады.
“Голос Дети” шоуының җиденче мизгелендә катнашкан Минск шәһәрендә яшәүче Стефания Соколова хэдлайнерларның берсе булачак. Ул Белоруссия делегациясен хупларга килә.
“Безнең заман герое” премиясен тапшыру “Вся Уфа” телеканалында туры эфирда барачак. Шулай ук “БСТ” телеканалында һәм Вконтакте төркемендә карарга була. 22 апрельдә 19.00 сәгатьтә карарга оынтмагыз.
Белешмә: “Вся Уфа” телеканалы 22 ел эшли. www.allufa.ru сайтында, “Вся Уфа”ның Телеграмм каналында һәм Вконтактедагы төркемендә яңалыклар тасмасы белән танышып барырга була.