

Кар эреп бетте, җир ачылды. Тик ни кызганыч, һәр елны җәйге табигатьнең күңелле мизгелләре белән беррәттән, кәефне боза һәм сәламәтлеккә зыян сала торган хәлләр дә башлана. Шуларның берс – талпан.
Талпан инфекцияләре бик күп, ә энцефалит һәм боррелиоз – шуларның иң җитди һәм куркынычлары. Тагын анаплазмоз, моноцитар эрлихиоз, бабезиоз, риккетсиоз һәм башка төрлеләре бар. Әлеге йогышлы авырулар кешегә талпаннар тешләгән вакытта керә. Билгеле, «чиста», төкрекләрендә бернинди инфекция булмаган талпаннар да бар, ләкин сезне тешләгәне авыру йөртүче түгел дигән 100% ышаныч юк.
Башкортстанда талпаннарны вирусларга БР гигиена һәм эпидемиология үзәге филиалларында тикшертергә була. Гадәттә, лабораторияләр 9: 00 дән 16: 00 гә кадәр ял көннәрсез эшли.
1. Уфадагы филиаллар: Шәфиев ур., 7, Карл Маркс ур., 69. Телефоннар: 8(347) 287-85-23, 8(927) 236-32-61, 8(347) 287-85-24, 8(927) 236-07-25, 8(347) 269-69-69.
2. Бөредәге филиалы: Калинин ур., 18. Телефоннар: 8(34784) 3-47-87, 8(34784) 3-47-89.
3. Стәрлетамактагы филиалы: Революцион ур., 2а. Телефон: 8(3473) 30-13-34.
4. Нефтекамадагы филиалы: Социалистик ур., 10. Телефоннар: 8(347) 834-43-15, 8(917) 370-24-44.
5. Туймазы филиалы: Лесовод Морозов ур., 1. Телефон: 8(34782) 7-25-96.
Фото: ufatime. ru